Американың “Auterra. Inc” компаниясе вәкилләре Татарстан белән хезмәттәшлек перспективаларын барлый

Бүген бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуда сүз барды

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Американың “Auterra. Inc” компаниясенең бизнесны үстерү буенча директоры Джошуа Канкел белән очрашу узды. Анда “ТАИФ”, “Карпов исемендәге химия заводы” ААҖ вәкилләре дә катнашты. Яклар хезмәттәшлек перспективалары хакында фикерләште, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Министр урынбасары Булат Фәхретдинов кунакка республиканың нефть химиясе тармагы үсеше турында тулы мәгълүмат бирде, шулай ук Татарстанның сәнәгый һәм инвестиция потенциалын презентацияләде. Джошуа Канкел, үз чиратында, “Auterra. Inc” компаниясен тәкъдир итеп, моннан 3 ел элек биредә уйлап табылган нефть эшкәртүдәге яңа технология белән таныштырды.
FlexDS дип исемләнгән әлеге технология нефть чыгару һәм нефть эшкәртү компанияләренә нефть һәм нефть продуктларын пычратучы матдәләрдән арындырып, тыгызлыгын күтәреп, аларның сыйфатын яхшырту мөмкинлеген бирә. Нефть разведкасы һәм чыгаруда, углеводород чималын эшкәртүдә киң кулланылыш тапкан бу технология аз чыгымнар таләп итүе, энергия саклау ягыннан, углекислый газ бүленеп чыгуны кыскартуы белән дә әһәмиятле. Очрашу азагында Булат Фәхретдинов белдергәнчә, Татарстан предприятиеләре ягыннан компания белән хезмәттәшлеккә кызыксыну булганда, уртак предприятиене Татарстанда төзү икътисади яктан отышлырак булачак.