news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Россиядә пенсияләр киләсе елларда да артачагын әйтте

Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр иткәнчә, 2022 елда социаль пенсияләр 7,7 процентка индексацияләнә.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте 2022 һәм 2023-2024 елларда пенсияләрне арттыруны дәвам итәчәк. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Киләсе елларда без пенсияләрне арттыруны дәвам итәчәкбез. Мондый индексацияләргә акчалар бюджетка салынган», — диде Россия Президенты Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә вакытында.

Элегрәк Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр иткәнчә, 2022 елда социаль пенсияләр 7,7 процентка индексацияләнә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100