news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә хәрбиләрнең хезмәт хакы 5 процентка индексацияләнәчәк

Путин хокук саклаучыларның акчасын арттыру турында да карар кабул итте.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). 2023 елда Россиядә хәрби һәм башка төрле көч структуралары хезмәткәрләренә түләүләр 5 процентка артачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Барлык хәрби хезмәткәрләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең хезмәт хакының оклад өлешен индексацияләү темпларын өстәмә рәвештә 5 процентка арттырабыз», — дип игълан итте дәүләт башлыгы икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә.

Шулай ук Путин хокук саклаучыларның акчасын арттыру турында карар кабул итте. Эчке эшләр министрлыгы, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, Федераль таможня хезмәте, Росгвардия һәм башка ведомстволар хезмәткәрләренең акчасы якындагы ике елда ел саен 9 процентка артачак.

Россия лидеры сүзләренчә, бу аларның керемнәре һәм соңгы елларда барлыкка килгән хәрби түләүләр арасында аерманы киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Көч структуралары хезмәткәрләренең хезмәт хаклары инфляциядән тизрәк үсәргә тиеш, дигән иде Россия Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100