Сергей Когогин илнең иң профессиональ менеджерлары унлыгына керде

“Машина төзелеше” тармагы буенча рейтингта Сергей Когогин сигезенче урынны били
(Казан, 28 сентябрь, “Татар–информ”). “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин “Коммерсант” Нәшрият йорты һәм Россия Менеджерлар ассоциациясе рейтингында компанияләрнең беренче җитәкчеләре арасында илнең иң профессиональ менеджерлары унлыгына керде.
Бүген “Коммерсант” газетасында дөнья күргән “Машина төзелеше” тармагы буенча рейтингта Сергей Когогин сигезенче урынны били. Шунысы игътибарга лаек, Мәскәүнеке булмаган компанияләрнең топ–менеджерлары арасында “КАМАЗ” җитәкчесе – беренче урында, дип хәбәр итә бүген “КАМАЗ” ААҖ матбугат хезмәте.