news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Дөнья базарында алга чыгу өчен җитештерүчеләрнең берләшүе кирәк

«Партнерларга нәрсә кирәклеген аңларга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дөнья базарында продукция белән алга чыгу өчен, төрле ил җитештерүчеләренең берләшүе кирәк, дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул бу хакта KazanSummit 2021 форумында әйтте.

«Партнерларга нәрсә кирәклеген аңларга кирәк. Безнең продукцияне генә тәкъдим итәргә түгел, безнең партнер илләрдән дә продукция килүен тәэмин итәргә, ныграк берләшергә, предприятиеләр булдырырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент мисалга Төркияне китерде. Төркия эшмәкәрләре Татарстанда заманча ун предприятие төзегәнен искәртте. Бу производстволар заманында импортны алмаштыруга һәм Россиянең эчке базарын ихтыяҗ буган продукция белән тәэмин итүгә йөз тоткан.

«Без дә партнерларыбызның мәйданнарын алга чыгу өчен күздә тотабыз, башка илләргә товарлар чыгару өчен уртак предприятиеләр булдыру мөмкинлеген карыйбыз», — дип белдерде Президент.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit» XII Халыкара икътисади саммиты 28-30 июльдә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100