news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

KazanSummit-2021дә Төркия кунагы: Дөнья икътисадында хәләл продукция зур урынга ия

«Пандемия чорында икътисад кризис кичерә, аңа карамастан, хәләл продукция дөнья икътисадында ышанычлы урын биләп тора. Бу елларда без бөтен дөньяда хәләл продукция әйләнеше 4 трлн доллар тәшкил итүен күзәтәбез», — диде Төркия Президентының Баш киңәшчесе.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төркия Республикасы Президентының Баш киңәшчесе Мөҗәһит Кучукылмаз Россия һәм Төркия мөнәсәбәтләрендә үсеш булганын әйтте. «Хәләл продукция зур урын алып тора», — диде KazanSummit-2021 форумы ачылышында.

Ул үзе өчен форум ачылышында катнашу зур мәртәбә булуын искәртте. 

«Пандемия чорында икътисад кризис кичерә, аңа карамастан, хәләл продукция дөнья икътисадында ышанычлы урын биләп тора. Бу елларда без бөтен дөньяда хәләл продукция әйләнеше 4 трлн доллар тәшкил итүен күзәтәбез», — диде Мөҗәһит Кучукылмаз.

Ул быел Истанбулда 25-28 ноябрьдә ислам продукциясенең сигезенче форумы узачагын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100