news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«КАМАЗ»да вакцинациядән баш тарткан кешеләрне эштән читләштерәләр

Тыю чарасы Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бериев йөз процентлы вакцинация турындагы күрсәтмә биргән бүлекчәләргә кагыла.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). «КАМАЗ» ГАҖдә вакцинациядән баш тарткан кешеләрне эш урыннарына кертмәячәкләр, дип хәбәр итә автогигантның матбугат хезмәте.

Тыю чарасы Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бериев йөз процентлы вакцинация турындагы күрсәтмәә биргән бүлекчәләрдә гамәлдә. Сүз кою, пресс-рам һәм автомобиль заводлары, шулай ук компаниянең проект-төзелеш департаменты турында бара.

Соңгы алты ай эчендә коронавирус инфекциясе белән авыручы балигъ булмаган балалар, шулай ук каршы медицина күрсәтмәләре булган кешеләр прививка ясатмыйча да эшли ала. Барлык сәбәпләр дә документаль рәвештә расланырга тиеш.

Прививкадан баш тартучылар эшкә килмәгән вакытта хезмәт хакы исәпләнмәячәк, дип искәртәләр компаниядә.

Бүген «КАМАЗ» ГАҖдә беренче компонент белән 19 003 хезмәткәр прививка ясаткан, икенче компонентны 11 330 кеше алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100