Илдар Халиков яңа икътисад министрын коллективка тәкъдим итте

Элекке министр Марат Сафиуллин исә үзен башка эштә сынау теләге белән бу вазифадан китәргә булган

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Инде хәбәр ителгәнчә, башка эшкә күчү сәбәпле, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин вазифасыннан азат ителде. ТР Президенты Указы белән бу постка Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләнде. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков министрлык коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов та катнашты.
Икътисад министрлыгын оешуыннан алып, ягъни 2007 елдан бирле җитәкләгән Марат Сафиуллин аны ил күләмендә танытуга зур өлеш куйган шәхесләрнең берсе. Бу вазифадан китү, үзен башка эштә сынау теләге белән ул ТР Презизидентына мөрәҗәгать иткән булган. “Аның алда зур яңа планнары бар. Марат Сафиуллинның бу карары белән Президент килеште”, - дип искәртеп узды Илдар Халиков.
Хөкүмәт башлыгы Марат Сафиуллинның Икътисад министрлыгын үстерүдәге, аерым алганда, республика үсеше белән бәйле күп кенә глобаль проектларны гамәлгә ашырудагы, Республиканың үсеш стратегиясен формалаштырудагы ролен югары бәяләде. Илдар Халиков элеккеге министрга ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. “Сезгә ТР икътисад министры постында нәтиҗәле хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сезнең нәтиҗәле идарәчел карарларыгыз тирән фәнни һәм гамәли белемнәргә нигезләнгән. Алар республиканың икътисади дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда ярдәм итте”, диелгән юллар бар анда. Президент Марат Сафиуллинга сәламәтлек, алдагы эшендә уңышлар тели.
Марат Сафиуллин, үз чиратында, шушы еллар дәвамында кулга-кул тотынып эшләгән коллективка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аның белдерүенчә, бергә эшләгән бу еллар кызыклы да, мавыктыргыч та булган. Иң мөһиме: планлаштырылганның барысына да ирешелгән. Алга таба да ул министрлык, аның җитәкчесенә уңышлар, планнарның чынга ашуын теләде.
Коллектив исеменнән чыгыш ясаган министрның Баш киңәшчесе, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева Марат Сафиуллин идарә иткән чорда министрлыкның гади дәүләт учреждениесе генә булмыйча, аның фәнни-тикшеренү үзәгенә әйләнүенә басым ясады. Моны биредә эшләүче яшь галимнәр раслый. Алевтина Кудрявцева белдергәнчә, бүген министрлыкта шуңа да зур потенциал тупланган.
Яңа министр Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада яхшы танылган, идарә эшендә шактый тәҗрибә туплаган шәхес. Мидхәт Рәфкать улы Шаһиәхмәтов 1969 елның 5 ноябрендә Казанда туа. 1991 елда “икътисади һәм социаль планлаштыру” белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. 1989-1990 елларда Казан шәһәре Совет районының финанслар бүлегендә салым ревизор-инспекторы булып эшли. 1990-1993 елларда - Совет районы буенча Дәүләт салым инспекциясендә өлкән дәүләт салым инспекторы, 1993-1994 елларда – Казан шәһәре буенча Дәүләт салым инспекциясе өлкән салым инспекторы. 1994-1996 елларда - Казан шәһәре Мәскәү районы Дәүләт салым инспекциясендә бүлек җитәкчесе, 1996-1997 елларда - Мәскәү районы хакимияте башлыгы урынбасары.
1997-1998 елларда ТР Дәүләт милке белән идарә комитеты рәисе урынбасары, беренче урынбасары булып эшли. 1998 елдан Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасына керешә. 2007 елның 1 мартыннан Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкара. 2009 елның апреленнән исә ТР Премьер-министры ярдәмчесе, агымдагы елның апреленнән бүгенгә кадәр ТР Президенты ярдәмчесе булды. РФ Салымнар һәм җыемнар министрлыгының Мактау грамотасы, “РФ Салымнар һәм җыемнар министрлыгы отличнигы” дигән күкрәк билгесе, ТР Мактау грамотасы, “Казанның 1000 еллыгы истәлеге өчен” медале белән бүләкләнгән. ТР атказанган икътисадчысы.
Яңа министр үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен ТР Президентына рәхмәт белдерде һәм алга куелган мөһим бурычларны үтәрбез, дигән ышаныч белдерде. Мидхәт Шаһиәхмәтов алга таба да Марат Сафиуллин белән хезмәттәшлек итәрбез дигән теләктә калды.
Икътисад министры эшне яңа портфельдән башлаячак. Премьер аңа яңа вазифасында уңышлар теләп, әлеге симолик бүләкне тапшырды. Илдар Халиков ассызыклаганча, бик күп әйбер коллективның нәтиҗәле эшчәнлегеннән тора. “Министрлык җитәкчелеге алмашыну, аның эшчәнлегендә тоткарлыклар тудырмас, шундый ук оператив эшчәнлек алга таба да дәвам итәр дип ышанам”, -ди Хөкүмәт башлыгы.