“ТРда куллану кәрзине турында”гы яңа закон проекты беренче укылышта кабул ителде

Документ 2008 елның августында кабул ителгән “ТР да куллану кәрзине турында”гы законның гамәлдә булу чоры тәмамлануга бәйле рәвештә әзерләнгән

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР парламентының бүген узучы 42 нче утырышында “ТР да куллану кәрзине турында”гы республика законы проекты беренче укылышта кабул ителде. Документны депутатлар игътибарына ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, яңа закон проекты республикада куллану кәрзинен РФ Хөкүмәтенең 2013 елның гыйнвар карары белән расланган методик рекомендацияләрнең нигезләмәләренә туры китерү максатында һәм 2008 елның августында кабул ителгән “ТР да куллану кәрзине турында”гы законның гамәлдә булу чоры тәмамлануга бәйле рәвештә әзерләнгән. Документны эшләү белән составында Дәүләт Советы депутатлары, министрлык-ведомстволар, профсоюзлар вәкилләре һ.б. булган махсус эшче төркем шөгыльләнгән. Июнь аенда ул республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы комиссиясендә каралып, уңай бәяләмә алган.
Билгеле булганча, куллану кәрзине нигезендә гражданнарны социаль яклау чараларын тормышка ашырганда исәпкә алынучы яшәү минимумы күләме билгеләнә. Аның үсеше 26 процент тәшкил иткән. Агымдагы елның беренче кварталына республикада җан башына туры килгән яшәү минимумы күләме 5884 сум тәшкил итә.
Әлеге закон проектында азык-төлек продуктларының минималь җыемы нормалары методик рекомендацияләрнең VIII зонасына туры китерелгән. Аның нигезендә, туклану сыйфатын арттыру максатларында бер кешегә туры килә торган ит, балык, сөт продуктлары, йомырка, яшелчә, кавын-карбыз, җиләк-җимеш куллану нормасы арттырыла. Мәсәлән, яңа җитештерелгән азык-төлекне куллану нормасы ике тапкырга арттырыла. Икмәк продуктлары, бәрәңге, үсемлек мае, маргарин, башка майлар куллану нормасы киметелә.
Туклану белән бәйле булмаган товарлар һәм хезмәтләр буенча Татарстан уртача климат зонасына кертелә.
Яңа закон проектын кабул итү республика бюджетыннан өстәмә чаралар таләп итәчәк.

Депутатлар “ТР да куллану кәрзине турында”гы республика законы проектын бүген беренче укылышта кабул итте.