Татарстан 30 ел дәвамында 32 млн. т нефть чыгарачак

Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ акционерлары җыелышында чыгыш ясады

 (Әлмәт, 28 июнь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ акционерлары җыелышында чыгыш ясаганда, хисап елының республика өчен гади булмаганлыгын билгеләп үтте. Шул ук вакытта төп тармакларның, аеруча, нефть чыгару, нефть эшкәртү һәм нефть химиясенең тотрыклы эшчәнлеге ярдәмендә ел нәтиҗәләре уңышлы булган.

Тулай төбәк продукты 5,5 процентка арткан һәм 1 трлн. 415 млрд. сум булган. Бу күрсәткечне 2016 нчы елга 2 трлн.сумга кадәр арттыру бурычы куелган. Сәнәгать производствосы 7 процентка, нефть продуктлары производствосы 26 проценка арткан. 2012 нче елда ТРда “ТАНЕКО” комплексын сафка бастыру белән 14 млн. т артык нефть эшкәртелгән. Республика әлеге күрсәткеч буенча илнең алтынчы төбәге булган.

2012 нче елда бюджетның социаль билгеләнеше турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов, 2011 нче ел белән чагыштырганда, беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнар 6 процентка арткан һәм якынча 76 процент булган, дип хәбәр итте. Бу, беренче чиратта, нефть сәнәгатенең хезмәте: хисап елында “Татнефть” консолидацияләнгән бюджетка 22 млрд. сумнан артык күчергән, керемгә салым буенча түләүләр 3,5 млрд. сумга арткан һәм 19,1 млрд. сум булган.

ТР Президенты “Татнефть” ААҖнең 26 млн. 5 мең т нефть чыгаруын искәртеп, 1992 нче елдан алып, республика буенча максималь күләмдә - 32 млн. 700 мең т нефть чыгарылган, дип ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, нефть чыгару ТР икътисадының нигезе булды һәм булачак, республика якындагы 30 ел дәвамында 32 млн. т дәрәҗәсен саклаячак.

Быел республика нефть чыгару урыннарын эшкәртә башлауга 70 ел һәм ТРның нефть башкаласы - Әлмәткә 60 ел булуын билгеләп үтә, дип искәртте ТР Президенты. Аның сүзләренчә, “Татнефть” – республиканың беренче номерлы компаниясе –традицияләрне лаеклы рәвештә дәвам итә, беренче юл салган нефтьчеләрнең уңышларын арттыра.