2012 нче елда “КАМАЗ” ААҖ кереме 117 млрд. сум булган

Компания акционерларының чираттагы еллык җыелышы узды

(Яр Чаллы, 28 июнь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Яр Чаллыда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Ростехнологии” дәүләт корпорациясе генераль директоры, “КАМАЗ” ААҖ директорлары Советы рәисе Сергей Чемезов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башка рәсми затлар катнашында “КАМАЗ” ААҖ акционерларының чираттагы еллык җыелышы узды.

“КАМАЗ” кыска вакыт эчендә дөньяның йөк машиналары төзүчеләре арасында лаеклы урын яулады, партнер буларак зур немец җитештерүчесе - Daimler компаниясен җәлеп итә алды. Соңгы елларда компания производствоны модернизацияләүгә һәм йөк машиналарын яңартуга акчалар салды, предприятиеләрдә чыгымнарны киметү буенча программа кертте, - дип белдерде җыелышны ачканда Сергей Чемезов. – Акционерлар “КАМАЗ”ның тотрыклы финанс хәлен бәяләделәр, һәм 20 ел эчендә беренче тапкыр дивидендлар түләү турында карар кабул ителде. “КАМАЗ”ның 2020 нче елга кадәр язылган амбициоз планнары аңа Россиядә һәм БДБ илләрендә йөк машиналарын сату буенча алдынгылар позициясен сакларга мөмкинлек бирә”.

Илдар Халиков җыелганнар алдында чыгыш ясаганда, җыелышта катнашучыларны сәламләде. “Хөрмәтле КАМАЗ” ветераннары, кадерле Чаллы халкы, мин бүген монда булуыма шатмын. Үткән елда “КАМАЗ” йөк машиналар базарының зур өлешен саклап кала алды, бу – 33 процент. Ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләү яхшы күрсәткеч булды. 2012 нче ел “КАМАЗ” өчен гади булмады, бу дөнья базарындагы вазгыять белән бәйле, ләкин завод бер урында тормый, ул үсә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән автогигантның коллективына, тармак ветераннарына рәхмәт белдерәм”, - дип йомгак ясады И.Халиков.

2012 нче елның 12 аена “КАМАЗ” оешмалары төркеме буенча керем 117 млрд. сум булган, 2013 нче елның 4 аенда - 1,7 млрд. сум. 45 меңнән артык автомобиль чыгарылган. Моннан тыш, 1 нче октябрьгә йөк машиналары базарында “КАМАЗ”дан яңа модель пәйда булачак. 2013 нче елда инвестицияләр 9 млрд. сум булачак.

Җыелышта 2012 нче елда “КАМАЗ” ААҖнең эшчәнлеге нәтиҗәләренә бәйле мәсьәләләр каралды.

Быел автогигантның барлык акционерларына "КАМАЗ” акцияләре буенча дивидендлар түләү карары кабул ителде. Дивидендлар күләме якынча 500 млн. сум булачак.

Шулай ук җыелышта катнашучылар “КАМАЗ” ААҖ директорлары Советын һәм ревизия комиссиясен сайлады. Тавыш бирү нәтиҗәләре РФ законнар җыелмасында каралган срок эчендә басылып чыгачак.