Марат Сафиуллин Сингапурда Дөнья шәһәрләре II саммитында катнаша

Саммитның пленар утырышы “Икътисади тотрыклы шәһәрләр: лидерлык һәм идарә итү” исеме астында узачак
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТР икътисад министры Марат Сафиуллин Сингапурда Дөнья шәһәрләре II саммитында катнаша.
Марат Сафиуллин форумда катнашучыларга Татарстан икътисады өлкәсендәге соңгы үзгәрешләр, республиканың халык ихтыяҗы белән бәйле мәсьәләләрне ничек хәл итүе, Татарстан Республикасында шәһәрне үстерү программасы турында сөйләячәк.
ТР икътисад министры Марат Сафиуллинның Сингапурга визитында Дөнья шәһәрләре II саммитында катнашу кысаларында эш программасында очрашулар каралган. Ул Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков йөкләмәсе буенча Сингапур Республикасы Дәүләт хезмәте көллияте ректоры Лайнел Йео, шәһәрләрне үстерү стратегиясен эшләү буенча дөньяви эксперт Питер Теунис әфәнде белән очрашачак, дип хәбәр итә ТР икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.