^Казанда яңа төзелешләр артуга бәйле рәвештә туризм кызу темплар белән җәелә башлады

^Казанда яңа төзелешләр артуга бәйле рәвештә туризм кызу темплар белән җәелә башлады
(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан башкаласында төзелешләр күбәеп китү белән туристлык бизнесы кызу темплар белән җәелә башлады. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин бүген шулай дип искәртте. Аның сүзләренчә, төзелеш өчен тотылган һәр “сумма” “инвесторлык” сумына әйләнгән – Казанның 1000 еллыгы уңаеннан төзелә торган күп кенә объектларны (мисалга, Боз сарае) төзүгә коммерция фирмалары алынган. Шәхси оешмалар кунакханә, сәүдә комплексы, ресторан, кафе кебек туристик инфраструктурага караган объектларны көннән-көн ешрак файдалануга тапшыра. Нәтиҗәдә, Казанга туристлар агыла башлады һәм бу шәһәр бюджетына өстәмә табыш китерә. Шуңа бәйле рәвештә М.Хөснуллин шундый мисал китерде. Тиздән Татарстан башкаласында Халыкара ат-спорт комплексы сафка басачак, аның нәтиҗәсендә республика өстәмә табыш кына алырга түгел, ә дөньякүләм танылырга да мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, эшлекле кешеләр әлеге комплекстан ерак түгел 9 торак йорт төзергә ризалыкларын белдерде. Бүгенге көндә әлеге төзелеш объектлары өчен нигез чокырлары казылган инде.