news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Транснефть» башлыгы Путинга Татарстандагы яңа завод турында сөйләде

Компания 2020 елга инвестиция программасын 257 млрд сум күләмендә саклап калуны планлаштыра.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстанда турбулентка каршы утырмалар чыгару буенча төзелгән завод «Транснефть» ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерү һәм продукцияне экспортка җибәрү мөмкинлеге бирәчәк. Бу хакта «Транснефть» ГАҖ башлыгы Николай Токарев Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда хәбәр итте.

«Татарстанда импортны алыштыру программасы кысаларында нульдән төзелгән завод файдалануга тапшырылды, ул турбулентка каршы утырмалар җитештерә торган завод. Һәм хәзер без «Транснефть»нең дә, якын чит ил кулланучыларының да ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерәбез. Ягъни, асылда, импортерлардан без хәзер экспортерларга әйләнәбез һәм тышкы базарга чыгабыз», - диде Токарев.

Компания җитәкчесе 10 елда «Транснефть» нефть үткәргечләре һәм җитештерү объектлары төзелешенә 2,5 трлн сум тирәсе инвестиция керткәнлеген әйтте. «19 мең километр яңа магистраль нефть үткәргечләре, өч порт төзелде. Соңгы өч елда импортны алыштыру программасы кысаларында өч завод файдалануга тапшырылды: икесе — Чиләбедә, берсе — Татарстанда», — дип хәбәр итте Токарев.

Ул, инвестицияләр нәтиҗәсендә, компания насосларга, электр үткәргечләргә һәм башка җиһазларга ихтыяҗны тулысынча япты, диде.

Импортны алыштыру программасы кысаларында компания хезмәткәрләре 10 ел эчендә 25 төр продукция җитештерүне үзләштерде.

2020 елга планнар турында сөйләгәндә, «Транснефть» башлыгы Covid-19 пандемиясе һәм нефтькә бәяләр төшү фараз күрсәткечләренә сизелерлек үзгәрешләр кертте, дип искәртте. Компания хезмәткәрләре инвестиция программасын 257 млрд сум күләмендә саклап калу өчен бюджетның стресс-вариантларын эшли.

Докладта хәбәр ителгәнчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча «Транснефть» 1 трлн сумнан артык табыш алган, салым түләүләрен 14 процентка арттырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100