news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Финанслар министрлыгы төбәкләргә ярдәмгә 100 млрд сум акча күчерде

Россиянең 56 төбәге акча алды.

Россия Финанслар министрлыгы төбәкләргә ярдәмгә 100 млрд сум акча күчерде

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Россия Финанслар министрлыгы  керемнәре кимүне компенсацияләү өчен төбәкләргә 100 млрд сум акча күчерде. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.

«Акча 2020 елның 1 маена салым һәм салым булмаган керемнәре алдагы ике елдагы керемнәреннән кимрәк булган субъектларга юнәлдереләчәк», - диелә хәбәрдә.

Ярдәм күләме региональ бюджетларның кичектергесез чыгымнарын финанслау кирәклеген исәпкә алып билгеләнә. Биредә Covid-19 таралу сәбәпле, икътисади вазгыять начарлану күздә тотыла.

Бу чара Covid-19 таралу сәбәпле, икътисади хәл начарайган шартларда Россия субъектлары бюджетларын балансларга ярдәм итәчәк, дип саныйлар ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100