news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек турында утырыш үткәрде

Комиссия утырышында тәкъдим ителгән дүрт проектны да хупладылар.

Песошин социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек турында утырыш үткәрде
tatarstan.ru

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин «Түбән Кама», «Яшел Үзән» һәм «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссияләрнең чираттагы утырышын үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Чистай комиссияләре әгъзалары утырышта видеоконференция элемтәсе форматында катнашты.

«Утырышта өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә барлыгы дүрт гаризаны карадылар», - диелә хәбәрдә.

Иң беренчеләрдән булып «Бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре тегү» проекты тәкъдим ителде, аны Түбән Кама территориясендә гамәлгә ашыру күздә тотыла. Проектны «Айрон Индастри Компани» ҖЧҖ җитәкчесе Азар Измайлов тәкъдим итте. Битлекләр тегү Татарстан ихтыяҗларын каплар һәм алга таба компания башка базарларга чыгар дип көтелә.

Алдагы проект («3D киртәләрнең панель секцияләрен җитештерү») турында «Восток Волга Сталь» ҖЧҖ генераль директоры Валерий Трошин сөйләде. Аны «Түбән Кама» сәнәгать паркында урнаштыру күздә тотыла.

Шуннан соң «Анкер пластиналар һәм москит челтәрләре өчен беркеткечләр җитештерүне оештыру» проекты буенча «Яшел Үзән» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә бәйле гаризаны карадылар. Проектны «Гринпласт» ҖЧҖ директоры Антон Трубачев тәкъдим итте.

«Ясалма медицина интеллектлы мобиль телемедицина флюорографик комплекслары җитештерүне оештыру» проекты буенча «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә бәйле чираттагы гариза «Таттелемед» ҖЧҖ исеменнән тәкъдим ителде. Проект хакында «Радиокомпания "Вектор"» АҖ генераль директоры Виктор Классен сөйләде. Ясалма медицина интеллектлы мобиль телемедицина флюорографик комплексы «КАМАЗ» автомобиле базасындагы күп секцияле кузовтан гыйбарәт булачак.

Комиссия утырышында тәкъдим ителгән дүрт проектны да хупладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100