Теләчедә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү темасына багышланган конференция булып үтте

Чарада районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүче һәм иҗтимагый тормышында актив катнашучы эшмәкәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

(Теләче, 28 май, “Татар –информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче муниципаль район Советының утырышлар залында районда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү темасына багышланган конференция булып үтте. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә узган җыенга эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, Теләче сәнәгать мәйданчыгы вәкилләре, надзор органнары һәм кредит оешмалары хезмәткәрләре чакырулы иде.

Райондагы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү принциплары һәм аңа муниципаль дәрәҗәдә ярдәм күрсәтү турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Миңнегулов сөйләде диелә район хәбәрендә.

Фикер алышуларда “ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды”ның эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Тимур Гомәров, ТР Кулланучылар берлегенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Лилия Шакирова, 10 нчы номерлы Саба районара салым инспекциясенең күчмә тикшерү бүлеге җитәкчесе Камил Хәбибуллин, “Ак Барс Банкы”ның корпоратив бизнес үсеше буенча директор урынбарсары Людмила Мислованова, “Саклык банкы”ның Кукмарадагы офисы бүлеге җитәкчесе Ришат Касыймов катнашты һәм чыгыш ясады. Алар чыгышларында үз хезмәтләрен тәкъдим итүдән тыш, эшмәкәрләрне борчыган сорауларга җавап бирделәр, соңгы вакытта гамәләгә кергән кануннар, аларга таянып эшләү тәртипләре белән таныштырдылар.

Конференциядә райондагы кече һәм урта эшмәкрлекнең Иҗтимгый Советының яңа составы да расланды. Азактан районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүче һәм иҗтимагый тормышында актив катнашучы эшмәкәрләргә Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды диелә район басмасында.