“Предприятиеләрне Ислам дине принциплары буенча финанслау” дигән семинар узды

Семинарда катнашучыларга Ислам банк системасы, Ислам кануннарына нигезләнеп банк операцияләре алып бару, Ислам иминияте нигезләре турында җентекле мәгълүмат бирелгән
(Казан, 28 май, “Татар-информ”). Предприятиеләрне Ислам дине принциплары буенча финанслау. ТР Икътисад министрлыгы инициативасы белән Предприятиеләрне реформалаштыру үзәге базасында әнә шундый укыту курслары узды. Аны оештыруда ТР ФА Перспектив икътисади тикшеренүләр үзәге, Россия Ислам университеты каршындагы Ислам икътисады һәм финанслары үзәге активлык күрсәтте, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Семинарда “ТрансКредитБанк”ААҖ филиалы, “БТА Казан”, “Татфондбанк”, “СПУРТ”, “Автоградбанк”, “АК БАРС” банкы, “Девон-Кредит”, “Акибанк”, “Аверс”, “Интехбанк”ның Идарә рәисләре, вице-президентлары, директор урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре катнашкан. Лекцияләрне Россия һәм чит илләрнең Ислам финанслары өлкәсендә танылган экспертлары укыган. Семинарда катнашучыларга Ислам банк системасы, Ислам кануннарына нигезләнеп банк операцияләре алып бару, Ислам банкингындагы төп финанслау продуктлары, Ислам иминияте нигезләре турында җентекле мәгълүмат бирелгән.

Соңгы елларда дөньяда Ислам финансларын үстерү һәм файдалану белән кызыксыну артты. Ислам банкингы һәм финанслары бүген Бөекбритания, Франция, Германия, Нидерланд, Казахстанда киң кулланыла. Чит илләрнең Ислам принциплары буенча эшләүче финанс институтларының кризис шартларында сизелерлек зыян күрмәве исәпкә алынып, хәзер әлеге системаның нигез компонентлары гамәлдәге финанс-кредит системасына альтернатива буларак карала.

Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеге һәм ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте бу җәһәттән чит илләр тәҗрибәсен өйрәнүысулларын эшләү, республика территориясендә Ислам банкингы һәм иминияте продуктларын таратуны куәтләп чыкты. Узган ел Татарстанда Ислам үсеш банкының саммиты һәм Ислам Фәннәр академиясенең конференциясе дә узган иде.