Үзәк Банк төп ставканы еллык 9,25 % ка кадәр киметте

Җомга утырышында мегарегулятор акча-кредит сәясәтен йомшартуын дәвам итте.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Егор Никитин). Үзәк Банк төп ставканы еллык 9,25 % ка кадәр киметте. Бу хакта банк рәисе Эльвира Нәбиуллина белдерә. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге карар даими инфляция һәм икътисади активлык үсеше сәбәпле чыгарылган. Кимү хәзер пунктның 0,5 процентын тәшкил итә.

Үзәк банк башлыгы әйтеп киткәнчә, инфляция куркынычы, кимүгә карамастан, әлегә югары дәрәҗәдә кала бирә. Шуңа күрә, мондый шартларда Россия Банкы акча-кредит сәясәтен артык кырыс итеп үткәрмәскә тырыша. Максат – 2017 ел нәтиҗәләре буенча инфляцияне 4 процент дәрәҗәсенә җиткерергә омтылу. Шул ук вакытта, дип билгели Нәбиуллина, алга таба өченче һәм дүртенче кварталда да ставканың кимүе - көтелгән хәл".

Исегезгә төшерәбез, директорлар советының 24 мартта узган утырышында Үзәк банк шулай ук ставканы пунктның 0,25 процентына - еллык 10 проценттан 9,75 процентка кадәр төшергән иде.