"ТрансРоссия 2011" күргәзмәсендә «Уралвагонзавод» стенды дизайны яңалыкларга иң бае булып таныла

«Уралвагонзавод» стенды ике катны били

(Екатеринбург, 28 апрель, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). "ТрансРоссия 2011" күргәзмәсендә «Уралвагонзавод» корпорациясе стенды “Инновацияле дизаин” номинациясендә иң яхшысы булып таныла. Предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, җыйнак - ни бары 60 квадрат метр мәйданны биләгән стенд шундый итеп тәкъдим тиелгән, аны тамаша кылучыларга предприятие һәм җитештерелгән продукция турында тулы мәгълүмат бирү бик уңай.
«Уралвагонзавод» стенды ике катлы. Икенче катында сөйләшүләр өчен VIP-зона
урнашкан. Беренче катта тамшачылар стакан кофе артында корпорация белгечләре белән очраша ала һәм килеп туган проблемаларны хәл итә ала. Мондый зоналар өчәү – предприятие-конкурста катнашучылар санынча /Уралвагонзавод, Уралкриомаш, Уралтрансмаш/. Монда завод продукцияләрен күрсәткән плакатлар эленгән. Дүртенче компания турында мәгълүмат /француз компаниясе «Sambre et Meuse»/ аның продукциясе аша күрсәтелә, дип белдерделәр «Уралвагонзавод» белгечләре.