“ТАИФ”ның IPO га чыгуы турындагы хәлиткеч карар әлегә кабул ителмәгән

2011 елда компанияләр төркеме 340 миллиард сум күләмендә рекордлы табыш алган

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Казанда “ТАИФ” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
“ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов компания эшчәнлеге хакында йомгаклау доклады белән чыгыш ясады. Ул кризистан соңгы елда “ТАИФ” ААҖ юлыккан проблемаларны билгеләп үтте. Алар, шул исәптән, банк кредитларының бурыч һәм процент йөкләмәләре, шулай ук тарифлар үсүгә бәйле.
ААҖ җитәкчесенең еллык хисабы мәгълүматлары буенча, “ТАИФ” компанияләр төркеменең гомуми табышы 340 миллиард сум (2009 елда – 257 миллиард сум) тәшкил иткән. 2010 елда компанияләр төркемендәге барлык предприятиеләрнең чиста табышы 33 миллиард сумга (2009 елда - 19 миллиард сум) җиткән. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 33 миллиард сумнан артык акча күчерелгән.
Еллык җыелышта компания директорлар советының яңа составы расланды. Аннан бәйсез директор Игорь Вдовин чыкты, аның урынына “ТАИФ” ААҖ баш хисапчысы Ольга Игнатовская сайланды.
Рөстәм Миңнеханов директорлар советына Рөстәм Сүлтиевне янә директорлар советы рәисе вазифасында калдырырга, шулай ук генераль директор Альберт Шиһабетдиновның вәкаләтләрен расларга тәкъдим итте. Директорлар советы әгъзалары Татарстан Президентының тәкъдиме белән килеште.
Альберт Шиһабетдинов акционерларның еллык җыелышыннан соң үткәрелгән матбугат конференциясендә белдергәнчә, 2011 елга компанияләр төркеме елдына узган елгы дәрәҗәдән түбән төшмәү бурычы куелган. 2011 елның беренче кварталындагы нәтиҗәләр узган елның шул чорына караганда яхшырак. 2011 елда инвестицияләр күләме узган елгы дәрәҗәдә калачак.
Аның сүзләренә караганда, акционерлар әлегә “ТАИФ” ААҖнең IPO га чыгуы турында хәлиткеч карар кабул итмәгән, әмма бу мәсьәлә “ТАИФ-НК” һәм “Түбән Кама Нефтехим” кебек эре проектларны финаслауны яхшырту өчен көн тәртибеннән төшерелми.
Рөстәм Сүлтиев белдергәнчә, акционерлык җәмгыятенең 5 миллиард сум күләмендәге табышыннан 2 миллиард сумнан артыгы дивидендлар түләүгә юнәлдерелгән. Калган акча – 3 миллиард сумга якын – предприятиене үстерүгә тотылачак.