Киләсе уку елына Президент программасы буенча яңадан укытылачак идарәсе кадрларны сайлап алу башлана

Документлар 30 майга кадәр кабул ителә

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). 2011/2012 уку елында Президент программасы кысаларында яңадан укыту буенча идарәче кадрларны сайлап алуга бәйге игълан ителде. ТР Икътисад министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, документлар 30 майга кадәр кабул ителәчәк.
Идарәче кадрларны яңадан укыту берничә белем бирү программасына нигезләнеп алып барылачак. “В” тибындагы программа “Менеджмент”, “Финанс менеджменты”, “Инновацион менеджмент”, “Маркетинг” белгечлекләре буенча әзерлекне күздә тота. “А” тибындагы программа “Мәгариф өлкәсендә менеджмент”, “Сәламәтлек өлкәсендәге менеджмент” белгечлекләренә әзерли. “Q” тибындагы программа “Эшмәкәрлекне үстерү”, “Инновацияләр өлкәсендә менеджмент”буенча махсуслашкан.
Хәзер Президент программасы кысаларында идарәче кадрларны яңадан укытуга квота 200 урынга кадәр арттырылган. “А” һәм “Q “тибындагы программа буенча әзерләүгә 40 шар кеше, “В” тибындагы программа буенча – 120 кеше сайлап алыначак.
Халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасы югары белемле, 5 елдан да ким хезмәт стажы булмаган, җитәкче урыннарда эшләү стажы ким дигәндә 2-3 ел булган, яше 40 тан артмаган югары һәм урта буын җитәкчеләр өчен исәпләнгән. Моннан тыш, аларның укуны тәмамлаганнан соң чит илләрдә стажировка узу өчен чит телләрне белүе дә мәслихәт.
Әлеге программа буенча яңадан укытуны финанслау схемасы киләсе уку елында да үзгәрешсез кала. Оешмалар яки физик затлар бер катнашучы өчен программа төренә карап 7,5 меңнән 26,2 мең сумга кадәр түлиячәк. Ягъни бу чыгымнарның 34 проценты дигән сүз. Уку өчен чыгымнарның калган өлешен республика (33 процент) һәм федераль (33 процент) казналар күтәрә.