Нефтьчеләр Татарстанның төньяк-көнбатышында

Балык Бистәсе районында нефть чыганагын тапканнар
(Казан, 28 апрель, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). “Татнефть” ААҖ Татарстанның Балык Бистәсе районы территориясендә нефть чыгара башлады. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә компаниянең баш геологы Рәис Хисамов хәбәр итүенчә, биредә яңа технологияләр кулланып Шәдке чыганагын ачканнар.

Әлегә эзләнү эшләре дәвам итә. Өч разведка ясау скважинасы борауланган, аларның берсеннән нефть ургылып чыга башлаган, хәзер аннан тәүлек саен 8 тонна нефть чыгаралар. Р.Хисамов сүзләренчә, биредә перспективалар бар. Әлегә бу зонаны өйрәнү эшләре бара, геологик төзелеш буенча хәл итәсе мәсьәләләр бар.
Хәзер безгә сынау эксплуатациясе үткәрергә, запасларны санарга һәм аларны баланска куярга кирәк, диде “Татнефть” ААҖ баш геологы.