“Алабуга” МИЗ “Турыдан–туры һәм венчур инвестиция” дигән V форумда катнашты

Форумда “Алабуга” махсус икътисади зонасы тәкъдир ителде, ул инвесторларда зур кызыксыну уятты
(Казан, 28 апрель, “Татар–информ”). Мәскәүдә “Турыдан–туры һәм венчур инвестиция” дип исемләнгән V форум узды. Ел саен үткәрелүче әлеге чарада “Алабуга” махсус икътисади зонасыннан ТР буенча Россия махсус икътисади зонасы территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Хашов катнашты, дип хәбәр итә Россия махсус икътисади зонасының матбугат хезмәте.
Форум кысаларында “Алабуга” махсус икътисади зонасы тәкъдир ителде, ул инвесторларда зур кызыксыну уятты. Чарада катнашучылар махсус икътисади зона территориясендә предприятиеләр төзүнең өстенлекләре белән танышты. Алар арасында инде сафка баскан сәнәгать, таможня һәм эшлекле инфраструктура, салым һәм таможня преференцияләре бар. Кризис шартларында бу өстенлекләр тагын да әһәмиятле төс ала, чөнки алар производство булдыруга тотылган чыгымнарны сизелерлек киметергә мөмкинлек бирә.
“Турыдан–туры һәм венчур инвестиция” форумы – Россия һәм чит ил инвесторларының аралашуы өчен мәйданчык ролен үтәүче югары дәрәҗәдәге Халыкара чара. Очрашуда катнашучылар үзара тәҗрибә уртаклашу, гомуми проблемалар һәм мөһим мәсьәләләр хакында фикер алышу мөмкинлеге ала. Җентекләп сайланган докладчылар составы интерактив фикер алышу һәм гамәли мисаллар ярдәмендә турыдан–туры шәхси инвестицияләр индустриясенең киләчәген билгеләүче һәм инвесторлар өчен мөмкинлекләр ачучы факторларга анализ ясый.