Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Икътисад министрлыгына эшмәкәрләр өчен семинарлар оештырырга кушты
Бизнесменнарны «чыгарып бирү» режимында эшләргә өйрәтәчәкләр.
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Икътисад министрлыгына һәм республиканың Инвестицион үсеш агентлыгына эшмәкәрләр өчен семинарлар оештырырга кушты. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
Эшмәкәрләрне «чыгарып бирү» режимында эшләргә өйрәтәчәкләр: бу киләсе атнада күпчелек эшмәкәрләр өчен файдалы булачак.
«Безгә, беренчедән, кешеләр азык-төлеккә кытлык тоймасын һәм ашамлыкларга өйгә заказ бирергә мөмкин булсын өчен барлык шартларны тудыру мөһим. Моның өчен эшмәкәрләрне өйрәтергә, курьерлар челтәре системасының ничек эшләвен күрсәтергә кирәк. Икенчедән, бу вакытлы эш форматына күчү кече һәм урта бизнеска эшчәнлекне туктатмаска ярдәм итәргә тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Семинарлар иртәгә 11.00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Семинарларда шулай ук белгечләр эшмәкәрләргә кабул ителгән ярдәм чаралары буенча консультацияләр бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз