Украинада тоткарланган “КАМАЗ”лар законлы хуҗаларына кайтарылган

Автомобильләр 16 нчы мартта кулга алынган иде

 (Яр Чаллы, 28 март, «Татар-информ»). 16 нчы мартта Украинада кулга алынган 43 “КАМАЗ” автомобиле законлы хуҗасына – Черниговта “КАМАЗ” сәүдә компаниясенә тапшырылган. Бу хакта Яр Чаллы предприятиесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җитештерүче предприятие мәгълүматы буенча, бу вакытка кадәр йөк машиналары “Уң як сектор” контролендә булган.

Компания мәгълүматы буенча, йөк машиналары партиясенең бәясе – якынча 100 млн. сум.