ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан белән Тюрингия арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр

Германия федераль җиренең эшлекле даирәләре делегациясе - эш сәфәре белән ТРда

 (Казан, 28 март, «Татар-информ»). ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның Германия федераль җиренең Икътисади үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край рәислегендәге Тюрингия эшлекле даирәләре делегациясе белән очрашуында Татарстан белән Тюрингия арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Очрашуда Татарстанның алдынгы машина төзелеше предприятиеләре, КНИАТ, КНИТУ-КАИ һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Равил Зарипов ассызыклап үткәнчә, Германия ТРның төп сәүдә-икътисади партнерларының берсе булып тора. 2013 нче елда Татарстан һәм Германия арасында товар әйләнеше 1,6 млрд. доллар тәшкил иткән.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы искәртеп үткәнчә, 2013 нче елның 17 нче октябрендә ТР делегациясенең Германиягә сәфәре кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингия премьер-министры Кристина Либеркнехт белән очрашты. Шулай ук ТР вәкилләре “Тюрингия Татарстанны каршылый” икътисади форумында катнашты.

Министрлыкта узган очрашу барышында Равил Зарипов ассызыклап үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан һәм Тюрингия арасында хезмәттәшлек тотрыклы рәвештә үсә. Федераль җирнең премьер-министры Кристина Либеркнехтның һәм Тюрингия эшлекле даирәләре вәкилләре делегациясенең ТРга сәфәре әзерләнелә.

Тюрингиянең Икътисади үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край делегациянең вәкилләре белән таныштырды. Тюрингия делегациясе составында – автокомпонентлар җитештерүче 10 Германия компаниясе вәкилләре. Ул билгеләп үткәнчә, эш сәфәре кысаларында медицина өлкәсендәге уртак проектлар турында да сөйләшенәчәк.

ТРга сәфәре барышында Тюрингия делегациясе “Казанькомпрессормаш” ААҖдә, “КАИ-Лазер” төбәк инжиниринг үзәгендә, Казан вертолет заводында, “КАМАЗ” ААҖ, “ЕлАЗ”, “Форд Соллерс Елабуга” ҖЧҖ, "КИП “Мастер” ААҖдә булачак, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.