news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сентябрьдән бирле беренче тапкыр доллар бәясе 67 сумнан артты

Инвесторларның коронавирус таралу ихтималы булган активлардан качуы Россия валютасына йогынты ясый.

(Казан, 28 февраль , «Татар-информ»). Җомга көнне торглар башында рубль курсы төп чит ил валютасына төшкән, доллар 2019 елның 3 сентябреннән соң беренче тапкыр 67 сумнан артып киткән. Бу хакта Мәскәү биржасы мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Иртәгә» исәбе буенча доллар курсы җомга 10:08 сәгатькә — 0,88 сумга артып - 66,9 сумга (инде 67,11 сумга кадәр күтәрелгән), евро курсы 1,04 сумга артып, 73,58 сумга кадәр җиткән.

Май фьючерсы Brent маркалы нефтькә 2,98 процентка - бер баррель өчен 50,19 долларга кадәр кимегән.

Инвесторларның коронавирус таралу уңаеннан шик тудырган активлардан качуы Россия валютасына йогынты ясый. Көнбатыш Европа биржа индекслары шул турыда дәлилли, алар 3,1-3,4 процентны югалта.

Нефтьнең дә очсызлануы дәвам итә, Brent маркалы Төньяк диңгез катнашмасына бәяләр 3,1 процентка, бер баррель өчен 51,16 долларга кадәр кими.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100