news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг”ның Директорлар советы утырышын үткәрде

РФ БСОна керү белән Татарстан нефть химиясенә көндәшлелеккә сәләтлелек буенча тикшерү узарга туры киләчәк, дип ассызыклады холдинг генераль директоры

  (Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Холдинг генераль директоры Рафинат Яруллин 2012 елның беренче кварталында ТР нефть газ, химия комплексы предприятиеләренең эшчәнлеге нәтиҗәсе хакында белдерде. Нәтиҗә уңай дип бәяләнде. Комплекстта производство 8 процентка үскән, шул исәптә нефть эшкәртүдә – 31,5 процентка, химия һәм нефть химиясендә – 4 процентка. 212 млрд. сумлык продукция җитештерелгән, бу узган елның шул чорындагы күрсәткечләрдән 18 процентка артык.
Р.Яруллин сүзләренә караганда, яхшы динамика “ТАНЕКО” финанс-хуҗалык эшчәнлеге башлануга бәйле.
Республикада 3 айда 8 млн. 94 мең тонна нефть чыгарылган, бу узган ел белән чагыштырганда 1,1 процентка күбрәк. Шул исәптә “Татнефть” 6 млн. 454 мең тонна нефть чыгарган. Бу чорда Татарстанда 3,7 млн. тонна нефть эшкәртелгән, шул исәптә “ТАИФ-НК”- 2 млн. т, “ТАНЕКО” – 1.4 млн.
РФ Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү белән Татарстан нефть химиясенә көндәшлелеккә сәләтлелек буенча тикшерү узарга туры киләчәк, дип ассызыклады холдинг генераль директоры Р.Яруллин. Көндәшләр үз позицияләрен ныгыта. Шулай итеп, Кытай ел саен нефть химиясен 13 процентка арттырырга ниятли һәм Россия базарын җәлеп итә торган базарларның берсе итеп күрә. Докладчы сүзләренә караганда, шуңа күрә Россиягә чаралар күрергә кирәк.
Моның белән бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов Татарстанда тотрыклы рәвештә нефть чыгарганда нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармагын үстерү өстенлекле булып тора дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, тирәнлек һәм эшкәртү сыйфаты мөһим фактор булып тора.
Аннары утырышта ресурсларны саклау буенча өч өстенлекле проект каралды.
ТР Президенты утырышта күрсәтелгән тәкъдимнәрне җентекләп карау бурычын куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100