news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Татнефть»нең 2019 елдагы инвестицион эшчәнлеге турында доклад тыңлады

Казанда Татарстан Президенты рәислегендә Шашин исемендәге «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең директорлар советы утырышы узды.

Миңнеханов «Татнефть»нең 2019 елдагы инвестицион  эшчәнлеге турында доклад тыңлады
tatarstan.ru

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Бүген Казанда «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең директорлар советы утырышы узды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов гыйнвар аенда компания бюджетының үтәлеше нәтиҗәләре турында доклад тыңлады, шулай ук 2019 елда инвестиция программасын финанслау турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татнефть» төркеме буенча инвестицияләргә, шул исәптән шин җитештерүне диверсификацияләү һәм киңәйтү, ваклап сату челтәрен үстерү максатыннан, 2018 ел белән чагыштырганда, финанслар 33,5 процентка күбрәк юнәлдерелгән. Гамәлдәге активлар сатып алудан тыш, 2019 елда «Татнефть» төркеменең инвестицион программасын финанслау күләме 110 миллиард сумга якын тәшкил иткән. Инвестицион эшчәнлек нәтиҗәсендә активлар үсеше узган ел нәтиҗәләре буенча финанс хисабы составында чагылыш табачак. Директорлар советы шулай ук компаниянең Стратегия-2030 кысаларындагы бурычларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән, 2020 елга билгеләнгән инвестиция программасы параметрларын да карады.

Моннан тыш, очрашуда катнашучылар «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең идарә составы хакында фикер алышты һәм аның ике әгъзасының, пенсиягә чыгу сәбәпле, вәкаләтләрен туктату турында карар кабул итте.

Акционерларның 2019 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча гомуми җыелышы 2020 елның 17 июнендә Әлмәтнең «Нефтьче» Мәдәният сараенда узачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100