news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башка илләрдә иң популяр булган Россия автомобильләре исемнәре аталды

Топ-5кә Lada өч моделе керде.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Россия җыелмасының чит илләрдә иң популяр автомобильләре билгеле булды. Бу хакта «Автостат» аналитик агентлыгына сылтама белән ФАН хәбәр итә.

Шулай итеп, Түбән Новгородта Volkswagen заводында җитештерелә торган Skoda Kodiaq кроссоверы иң популяры булды. Узган ел шундый 10 мең автомобиль Евразия икътисади берлеге дәүләтара килешү кысаларында (ЕАЭС) читкә озатылган.

Икенче урында - Lada 4×4, 8 мең машина җибәрелгән. Өченче урында — LadaVesta (5,9 мең).

Топ-5кә шулай ук Lada XRay һәм Volkswagen Polo кергән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100