^Татарстанда төзелеш материаллары һәм азык-төлек җитештерү артты

^Татарстанда төзелеш материаллары һәм азык-төлек җитештерү артты

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Татарстанда төзелешләр саны күбәю төзелеш материаллары җитештерү артуга китерде. Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль органы мәгълүматларына караганда, 2005 елда республикада бетон катнашмасы чыгару 42,9 процентка, төзелеш измәсе һәм агач материаллары 25 процентка, тимер-бетон конструкцияләре һәм детальләр – 13,4 процентка, тәрәзә һәм ишек блоклары, төзелеш кирпече җитештерү 7-8 процентка арткан. Шул ук вакытта газ плитәсе чыгару киресенчә, 8,6 процентка кимегән.

Шулай ук азык-төлек җитештерү дә сизелерлек арткан. Мәсәлән, майонез – 3,3, үсемлек мае -6, ярмалар - 2,2 тапкыр, шикәр комы - 30,3 процент, ит ярымфабрикатлары - 33,6 процент, ит – 13 процент, майлы сырлар – 27,2 процент, терлек мае – 30,7 процентка күбрәк җитештерелгән. Әмма он җитештерү 28,5, казыллык эшләнмәләре 7,7 процентка кимегән.

Гомум тулаем күрсәткечтә төп урынны ягулык һәм нефть химиясе тармагы, шулай ук машина һәм автомобиль төзү күрсәткечләре алып тора. Мәсәлән, нефть җитештерү бер ел эчендә 2,6 процентка, дизель ягулыгы – 4,8 процентка артты, әмма мазут 2 процентка кимрәк чыгарылган. Синтетик каучук 11,3 процентка, лак-буяу материаллары – 47,8 процентка, синтетик сумала һәм пластмасса – 5,4 процентка, полиэтилен (чимал авырлыклары сәбәпле) 13,5 процентка кимрәк җитештерелә башлаган. Компрессор җайланмалары 12 процентка, суыткычлар – 9,8 процентка күбрәк чыгарылган. Әмма нефть аппаратуралары җитештерү 37 процентка кимегән. Йөк автомобильләре җитештерү 9,3 процентка арткан булса, җиңел машиналар 26,8 процентка кимегән. Көнкүреш сәгатьләре җитештерү 77,9 процентка кимегән.

Исегезгә төшерәбез, республикада 2005 елда сәнәгать производствосы индексы тулаем алганда, 2004 ел белән чагыштырганда 104,6 процент тәшкил иткән.