news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда Татарстанда илкүләм проектлар буенча эш 96 процентка үтәлгән

Торак төзелеше программалары буенча эш темплары узган елгы күрсәткечләрдән югарырак.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы алты илкүләм проектка кураторлык итә, аның кысаларында 99 объект төзү планлаштырылган.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, 27 ноябрьгә 82 объектны төзү эшләре тәмамланган. Әйтик, 16 балалар бакчасының (эшләр «Торак» һәм «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм күрсәтү» федераль проектлары кысаларында алып барыла) уникесе төзелгән, калганнарында эш дәвам итә.

«Иделне савыктыру» федераль проекты буенча Казанның чистарту корылмалары реконструкцияләнә. Беренче этап барышында подрядчылар эш күләменең 85 процентын япкан. 2021 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектына 49 объект кертелгән, аларның 48е төзекләндерелгән инде.

Республика төзелеш программаларына (17) килгәндә, аларны үтәү күләме 90 процент тәшкил иткән. Әйтик, спорт объектлары төзү программасына керә торган өсте ябулы дүрт футбол кыры арасында Чистайдагы соңгы объектта җитешсезлекләр бетерелә. 42 фельдшер-акушерлык пунктының – 39ын, 6 лагерьның өчесен төзү эшләре тәмамланган.

Торак төзелеше программалары буенча эш темплары узган елгы күрсәткечләрдән югарырак. Еллык план 96 процентка үтәлгән. 2 миллион 555 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

Ә шәхси торак төзелеше буенча план 47 процентка арттырып үтәлгән. Әйтик, планлаштырылган 8 330 йорт урынына 12 217 шәхси торак төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100