news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 2020 елга бюджеты кабул ителде

2020 елга бюджет керемнәре 270 млрд 70 млн 246,8 мең сум, чыгымнар 273 млрд 213 млн 187,1 мең сум тәшкил итә.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстанның 2020 елга бюджеты кабул ителде. Дефицит 3,1 млрд сумнан артык. Закон проекты өченче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

2020 елга бюджет керемнәре 270 млрд 70 млн 246,8 мең сум, чыгымнар 273 млрд 213 млн 187,1 мең сум тәшкил итә. Дефицит 3 млрд 142 млн 940,3 мең сум дигән сүз.

Закон проектына ТР Министрлар Кабинетыннан, парламентарийлардан 420 төзәтмә кабул ителгән. 28 төзәтмә төшереп калдырылган. Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, төзәтмәләр нигезендә, керем һәм чыгымнар белән бюджет акчасы 5,1 млрд сумга артуын билгеләп узды.

«2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына ТР бюджеты турында» закон проекты өченче укылышта кабул ителде.

2021 елга бюджет кереме 274 млрд сум, чыгымнар 276,9 млрд сум, дефицит 2,8 млрд сум булыр дип фаразлана.

2022 елга фараз түбәндәгечә: керемнәр 279,9 млрд сум, чыгымнар 282,6 мллд сум, дефицит 2,6 млрд сум булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100