“Россиянең иң яхшы 100 товары” федераль программасында катнашучылар саны буенча Татарстан – лидер

Татарстан җитештерүчеләре продукциясе арасында чын мәгънәсендә югары сыйфатка ия продукциянең өлеше зур, дип билгеләп үтте Евгений Сидоров

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан җитештерүчеләре продукциясе арасында чын мәгънәсендә югары сыйфатка ия продукциянең өлеше зур. “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы дирекциясе җитәкчесе Евгений Сидоров бүген Казан Ратушасында журналистларга шулай дип белдерде. Бүген биредә “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” республика конкурсы һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Евгений Сидоров билгеләп үткәнчә, республика иң югары сыйфатка ия товарлары һәм хезмәтләре белән дан казана. Бу бәйгедә җиңү, эчке базарда гына түгел, тышкы базарда да товарларны алга сөрү өчен ярдәм итә. Евгений Сидоров шулай ук быел федераль конкурсның илнең 76 субъектында үткәрелгәне һәм Татарстанның катнашучылар саны буенча лидерлык позициясен биләве турында хәбәр итте.
Озак еллар дәвамында “Россиянең иң яхшы 100 товары” федераль программасы нәтиҗәләре буенча Татарстан алдынгы төбәк булып санала. 2011 һәм 2012 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан платина дипломына ия булган Россиянең бердәнбер төбәге булды.