Наил Мәганов “Татнефть”нең башка компанияләр белән кушылуы хакындагы имеш-мимешне кире какты

Яңа генераль директор республика ягыннан актив ярдәм күрсәтелүне билгеләп үтте

  (Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). “Татнефть” ААҖ нең яңа генераль директоры Наил Мәганов “Татнефть”нең башка компанияләр белән кушылуы хакындагы имеш-мимешне кире какты.
“Бу уңайдан комментарий да бирәсем килми. “Татнефть ул Татнефть”, ул эшли, аның нефть запасы җитәрлек дип уйлыйм”, - дип белдерде ул “Вести-Татарстан” программасына биргән әңгәмәсендә.
Яңа генераль директор республика, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ягыннан актив ярдәм күрсәтелүне билгеләп үтте.
“Бүген депутатлар арасында да кызыксынучылар табылды. Алар безнең проблемалар һәм безнең тәҗрибә белән кызыксына”, - дип өстәде топ-менеджер.
Искәртеп узабыз, бүген “ТАНЕКО” ААҖ ндә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына Татарстаннан депутатлар катнашында Татарстан икътисадына федераль акча җәлеп итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.