Казан Ратушасында сыйфат бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” Республика конкурсы һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Ратушасында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” Республика конкурсы һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Иң элек рәсми затлар конкурс лауреатлары – предприятие товарлары һәм хезмәтләренең фойеда урын алган күргәзмәсе белән танышты.
ТР Премьер-министр урынбасары – Сәнәгать һәм сәүдә министры, “ТР ның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының оештыру комитеты рәисе Равил Зарипов журналистларга ассызыклап узганча, конкурс бизнес-берләшмә һәм республика халкы арасында популярлык казанды. Ел саен аның катнашучылар географиясе киңәя. Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары конкурска даими рәвештә яңа товарлар тәкъдим итә. Конкурс җитди статуска иреште, аның җиңүчеләре елдан-ел төбәк дәрәҗәсендә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә җитештерелүче продукциянең югары сыйфатын дәлилләп килә. Бәйгенең максаты – югары сыйфатлы товар һәм хезмәтләрне ачыклау, Татарстан җитештерүчеләренең абруен күтәрү, төрле милек формасындагы предприятиеләрне продукцияләренең сыйфатын һәм көндәшлеккә сәләтен күтәрүгә стимуллаштыру, республика җитештерүчеләренә продукцияләрен республикадан читкә чыгаруда ярдәм итү. “Бәйгенең абруе елдан-ел арта бара, һәм әйтергә кирәк, сыйфатлы нәтиҗәләре дә бар”, - дип билгеләп узды Равил Зарипов. Ул җиңүчеләрне билгеләүче критерийларны санап узды: азаккы продуктка бәяләмә, производство процессы һәм менеджментын тикшерү, предприятиедә квалификацияле кадрларны әзерләү системасы булу-булмауны тикшерү, технологияләрне камилләштерү буенча эш калыплашкан төстә барамы, теге яки бу тармакта кабул ителгән стандартлар үтәләме, экологик һәм санитар нормаларга җавап бирәме – менә шушы таләпләр жюри әгъзаларының игътибар үзәгендә.
Равил Зарипов тантанада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты, Хөкүмәте исеменнән изге теләкләрен һәм яхшы эшләре өчен рәхмәтен җиткерде. Ул быел “ТР иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының 10 нчы юбилей бәйгесе үткәрелүен, 2003 нче елның декабрендә “Россиянең иң яхшы 100 товары” бөтенроссия программасы кысаларында Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән республикакүләм конкурс оештырылуын искәртте. Беренче бәйгедә 92 сәнәгать предприятиесе катнашкан. Алар эксперт хөкеменә 242 төр продукция тәкъдим иткән. Беренче конкурс нәтиҗәләре буенча 84 товар лауреат исеменә лаек булган. Быел конкурста икътисадның төрле тармакларының 234 предприятиесе катнашкан. Эре сәнәгый оешмалар белән беррәттән анда кече һәм урта бизнес вәкилләре, медицина һәм мәдәни-мәгариф учреждениеләре дә, халык сәнгать эшләнмәләре осталары барысы бергә 439 төрле продукция һәм хезмәт күрсәткән. Быел республика конкурсы җиңүчеләре – 168 төр товар һәм хезмәт “Россиянең иң яхшы 100 товары” федераль программасында катнашу өчен тәкъдим ителгән. Татарстанның 54 товары һәм хезмәте федераль программа лауреатлары исемен яулаган, 144 е – дипломант булган. “Конкурс Татарстанның тотрыклы социаль-икътисади үсеше стратегиясенең дә уңышлы төстә тормышка ашырылуына йогынты ясый. Беренче чиратта, халыкның көнкүреш сыйфатын арттыруга йөз тота”, - дип билгеләп узды Равил Зарипов. Ул, әгәр дә товар яки хезмәт конкурс лауреаты исеменә ирешсә, аларның югары сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле булуында шик булмаска тиешлеген дә шәрехләп үтте. Равил Зарипов республика конкурсы һәм федераль программа җиңүчеләрен тәбрикләп, конкурста катнашучыларга тотрыклы икътисади үсеш, куелган максатларга ирешүләрен, яңа һөнәри җиңүләр теләде.
Сәламләү сүзеннән соң Равил Зарипов Татарстанның сыйфат лидерларын бүләкләүгә кереште. “Производство-техник билгеләнешле продукция” номинациясендә – “КАМАЗ” ААҖ, “Халык өчен сәнәгать товарлары” номинациясендә – “Адонис” ААҖ, “Азык-төлек товарлары” номинациясендә – “3 нче санлы Казан икмәк пешерү заводы” ААҖ, “Хезмәтләр” номинациясендә “Казан ярминкәсе” ААҖ махсус призга лаек булды. Аннан соң Сәнәгать һәм сәүдә министры “Производство-техник билгеләнешле продукция” номинациясендә 10 номинантны котлады. “Азык-төлек товарлары” номинациясендәге 17 номинантны ТР вице-премьеры – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәбрикләде. “Хезмәтләр” номинациясендә 15 номинантны ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, “Халык һәм сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре” номинациясендә җиңүчеләрне ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова тәбрикләде.
 15 предприятие вәкилләренә “Азык-төлек товарлары”, “Халык өчен сәнәгать товарлары” “Хезмәтләр” номинациясендә “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының сыйфат буенча төбәк комиссиясе рәисе, “ТР иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының оештыру комитеты рәистәше, “Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге” ФБУ директоры Фәрит Туктаров кулларыннан бүләкләр тапшырылды. “ТР предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе” эш белән тәэмин итүчеләрнең төбәк берләшмәсе президенты Александр Лаврентьев “Производство-техник билгеләнешле продукция” һәм “Хезмәтләр” номинациясендә 15 җиңүчене бүләкләде.

Тантанада шулай ук “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы дирекциясе җитәкчесе Евгений Сидоров катнашты.