Истанбулда үткәрелгән симпозиумда стандартлашуның глобаль икътисадка тәэсире тикшерелде

Әлеге җыенда Россия Федерациясенең бердән-бер вәкиле буларак Татарстаннан Динар Садыйков катнашты

(Истанбул, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең Истанбул каласында 25-26 ноябрь көннәрендә “Стандартлашуның глобаль икътисадка тәэсире” симпозумы булып үтте. Аны Төркия президенты Абдуллаһ Гүл ярдәме белән Төрек Стандартлары Институты оештырды. Җыенда дөньядагы бөтен стандартлашу һәм метрология агентлыклары, Ислам хезмәттәшлек оешмасына әгъза һәм күзәтүче илләрнең вәкилләре, фән эшлеклеләре, чиновниклар, эшкуарлар һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты. Кунаклар 2 төп һәм 15 параллель утырышта стандартлашуның әһәмияте турында күп санлы докладлар тыңладылар һәм фикер алыштылар.
Җыенны Төркия фән, сәнәгать һәм технология министры Ниһат Әргүн ачып җибәрде. Ул “Стандартлар буенча глобаль перспективаны күз алдында тотып эш итәргә кирәк. Төркия бүгенге көндә стандартларга буйсынып яши. Ләкин без моның белән генә канәгатьләнеп калмаска тиеш. Төркияне стандартларны билгеләүче илләр арасында урын алырлык дәрәҗәгә ирештерергә кирәк”, - дип, үз иленең кайбер мәсьәләләренә кагылып үтте. Чараның хуҗасы буларак чыгыш ясаган Төркия Стандартлары Институты рәисе Хулуси Шәнтюрк, стандартларны халыкара сәүдәнең паспорты, дип атады. Ул аларның сәүдә кагыйдәләрен билгеләүдәге әһәмиятенә басым ясады.
Төркия дәүләт президенты Абдуллаһ Гүл кунакларны сәламләп җибәргән телеграммасында шундый фикерләр бәян иткән: “Халыкара көндәшлеккә яраклашу һәм дөньякүләм базарда урын алу өчен дөнья стандарларына буйсынып кына калмыйча, стандартларны билгеләүче илләр арасында урын алу бик әһәмиятле. Моңа җитди һәм планлы эш башкарып кына ирешеп була. Бу җәһәттән стандартлашу тармагында эш итүче барлык корылышларның хезмәтләре игътибарга лаек, аларның омтылышларын чын күңелдән хуплыйм”.
Симпозиумга чакырылган 600 кеше арасында Россия Федерациясенең бердәнбер вәкиле булып “Хәләл” сертификацияләү үзәге башлыгы Динар Садыйков катнашты. Ул “Хәләл” азыклар турындагы махсус утырышта “Дөнья күләмендә “Хәләл” сертификатының әһәмияте, бүгенге торышы һәм киләчәге” дигән темага доклад белән чыкты. Динар Садыйков соңгы елларда хәләл ризык куллануның елына 20 процентка артуын белдереп, дөньяда хәләл тауар базарының киңәя баруын, мөселман һәм мөселман булмаган илләрдә хәләл азык җитештерүнең торышын, проблемаларын аңлатты. Ул хәләл азык индустриясен нинди юллар белән үстерергә кирәклегенә дә кагылып үтте. Дөнья мөселманнарының бу юнәлештә уртак стандартлар корылышы булмавын, аны Ислам хезмәттәшлек оешмасы кул астында оештыру мөмкинлеген бәян итте һәм бу мәсьәләдәге проблемаларны чишү юлларын күрсәтте.
Өстәп шуны да белгертеп үтү зарур: “Стандартлашуның глобаль икътисадка тәэсире” симпозумы эшчәнлеге нәтиҗәсендә Ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институтына (SMIIC) тагын 6 илнең стандартлаштыру һәм метрология агентлыгы әгъза булып керде. Шулай итеп аларның саны 29га җитте.