Башкортстанда хезмәт хакы күтәрелергә мөмкин

Башкортстан уртача айлык хезмәт хакының 2020 елга кадәр 35 мең сумга җиткерелүе планлаштырыла.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстан Икътисади үсеш министры Сергей Новиков Дәүләт җыелышы утырышында, ягъни республика Корылтаенда, 2018 һәм 2020 елга кадәр социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте.

“Башинформ” язганча, әлеге фаразлар буенча республикада гомер озынлыгы 71,5 яшькә кадәр җитүе һәм үлүчеләр санының кимүе көтелә.

Моннан тыш, төбәктә планлы рәвештә уртача айлык хезмәт хакының 2020 елга кадәр 35 мең сумга җиткерелүе планлаштырыла.

Белгечләр бәяләмәсе буенча, гомуми эшсезлек дәрәҗәсе 2018 елга кадәр 5,5 процентка кимиячәк, ә 2020 елда – 5,2 процент. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе — 1,08-1,05 процент.