Иң арзанлы дизель ягулыгы хәзер инде Казанда түгел

Самарада аның литры Казандагыдан 52 тиенгә арзанрак

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). 25 октябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, узган атнада Казанда барлык төр мотор ягулыгына бәяләр күтәрелгән. А-76 лы бензинның уртача бәясе 0,2 процентка артып, литры 19 сум 96 тиеннән сатылган. АИ-93,92 ле бензинның литры 22 сум 14 тиеннән, АИ-95 ле ягулык - 24 сум 10 тиеннән тәкъдим ителгән. Дизель ягулыгы да якынча 5 процентка кыйммәтләнгән. Аның литры уртача 18 сум 74 тиен тора.
Ә менә Түбән Новгород, Уфа, Сарански, Пенза, Оренбург, Саратов шәһәрләрендә әлеге марка ягулыкның бәяләре үзгәрешсез калган. Идел буе федераль округында А-76 лы бензинга иң югары хак куелган урын булып Йошкар-Ола кала. Биредә аның литры кулланучыга уртача 20 сум 46 тиенгә төшә. Саранскида – иң кыйммәтле АИ-93,92 ле бензин сатыла (литры 23 сум 29 тиен). Литры 25 сум 7 тиен торган кыйммәтле АИ-95 ле бензин һаман да Түбән Новгородта теркәлгән. Дизель ягулыгының округта иң кыйммәтлесе –Башкортстан башкаласында (19 сум 30 тиен).
Инде берничә ай бу Идел буенда иң арзанлы дизель ягулыгы Казанда теркәлеп килсә, узган атнада аның урынын Самара алды. Биредә дизель ягулыгының литры Казандагыдан 52 тиенгә арзанрак -18 сум 22 тиен. Калган төр ягулкның да иң очсызлысы Самарада сатыла. АИ-93,92 ле бензин-21 сум 24 тиен, А-76 лы -18 сум 40 тиен, АИ-95 лесе-22 сум 97 тиен тора.