ТР Президенты: “Без Татарстандагы эре предприятиеләрнең Азия базарында тәкъдим ителүен телибез”

Сингапур тулаем алганда Россия һәм аның төбәкләре өчен кызыклы, дип саный Рөстәм Миңнеханов

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). “Без Татарстандагы эре предприятиеләрнең Азия базарында тәкъдим ителүен телибез”. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында CNA («Channel NewsAsia», Сингапур) телеканалына биргән интервьюсында әнә шулай дип белдерде.
Сингапур тулаем алганда Россия һәм аның төбәкләре өчен кызыклы, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Бүгенге көндә Татарстан, аерым алганда, нефть продукциясе җитештерүче буларак Азиядә җитәрлек дәрәҗәдә тәкъдим ителмәгән. Шуның белән бергә Татарстан Республикасы Россиядә полимер, полиэтилен, полистирол, синтетик каучук җитештерү өлкәсендә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
“Әлбәттә, без Татарстанның “Татнефть” ААҖ, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ, “Казаноргсинтез” ААҖ, “КАМАЗ” ААҖ кебек эре предприятиеләренең Азия базарында тәкъдим ителүен телибез. Россия-Сингапур эшлекле форумына охшаш чаралар үзеңне күрсәтү, үз икътисади потенциалыңны тәкъдим итү, потенциаль партнерлар белән яңа эшлекле элемтәләр булдыру өчен менә дигән мөмкинлек”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
"CNA" телеканалының Сингапур компанияләре белән хезмәттәшлекнең ихтимал юнәлешләре хакындагы соравына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов, аларга, барыннан да элек, мәгариф, белем бирүдә мәктәп системасын модернизацияләү проектлары, шулай ук ИТ-проектлар керүен билгеләп үтте. Ул бүген ИТ-авыл концепциясен эшләү өчен Сингапур белгечләрен җәлеп итүне күздә тоткан Татарстан һәм «RSP Architect Planners&Engineers PTE Ltd» (Сингапур) компаниясе арасындагы үзара аңлашу турындагы меморандумга кул куелуын искәртте.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан һәм Сингапур арасында мәгариф системасын үзгәртеп кору кысаларында тагын дүрт килешү имзаланган. “Сингапур – мәктәптә белем бирүнең сыйфаты өлкәсендә дөньякүләм лидер һәм без әлеге тәҗрибәне үзләштерергә ниятлибез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.