Татарстандагы IT-авыл проектын Сингапур компаниясе эшләячәк

Татарстан «RSP Architect Planners&Engineers PTE Ltd» компаниясе белән үзара аңлашу турындагы меморандумга кул куйды

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Сингапурның «RSP Architect Planners&Engineers PTE Ltd» компаниясе белән республикада IT-авыл проектын булдыру өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк. Бүген Сингапурда “Игътибар үзәгендә - Татарстан” дигән исем астында Татарстанның стратегик үсеш юнәлешләрен тәкъдим итү кысаларында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров һәм «RSP Architect Planners&Engineers PTE Ltd» компаниясе директоры Лю Тай Кар кул куйды. Документка кул кую чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сингапур Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Ли И Шян катнашты.
Николай Никифоров хәбәр иткәнчә, IT-авыл Казан үзәгеннән 35 чакрым ераклыкта урнашыр, аның территориясе якынча 1400 гектар тәшкил итәр дип көтелә. Проект тарафыннан IT-белгечләр өчен уңайлы торак төзү буенча махсус программа, социаль инфраструктура булдыру каралган.
“Без ел ахырына кадәр компанияләр – глобаль IT-вендорлар белән үзара аңлашу турында меморандумнарга кул куелыр дип көтәбез”, - диде Николай Никифоров. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.