news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

KazanSummit-2021дә иң зур чит ил делегациясе Төркиядән булачак

Инвестицияләрнең күпчелеге Төркиядән килә. Төрек инвесторлары Татарстан икътисадына 2 млрд доллардан артык инвестиция керткән.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). KazanSummit-2021дә чит илләрдән иң зур делегация Төркиядән булачак. Аңа 50 ләп кеше керәчәк.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Министрлар Кабинетында брифингта Төркиянең Татарстанның төп инвестицион партнерларының берсе булуын искәртте.

«Инвестицияләрнең күпчелеге Төркиядән килә. Төрек инвесторлары Татарстан икътисадына 2 млрд доллардан артык инвестиция керткән. Төрекләр моңарчы „Алабуга“ икътисади зонасына гына килә иде, хәзер Түбән Камада, Чаллыда, Казанда да предприятиеләр бар», — диде Талия Миңнуллина.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да Төркиягә еш барганын искәртте. «Безнең предприятиеләр дә әкренләп Төркиягә экспортка чыгара», — диде ул.

Талия Миңнуллина саммитның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлеккә зур өлеш кертүен билгеләп узды. Талия Миңнуллина әйтүенчә, барлыгы 79 ил республика икътисадына инвестиция керткән.

Саммитта катнашу өчен 62 ил теркәлгән. Мәртәбәле кунаклардан Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә министры, Төркиянең сәүдә министры Мәхмәт Муш та киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100