KazanSummit-2021 күргәзмәсенә шәһәр халкы да килә алачак

«Russia Halal Expo» күргәзмәсендә хәләл товарлар сатып алып булачак.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Казан Экспо» үзәгендә узачак KazanSummit-2021 күргәзмәсенә шәһәр халкы да килә алачак.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Министрлар Кабинетында брифингта 5 мең квадрат метр мәйданда күргәзмәдә 89 экспонент катнашырга теләк белдергәнен әйтте.

«Татарстан гына түгел, башка төбәкләр, Казахстан, Азәрбайҗан, Төркия стендлары да булачак. Хәләл товарлар сатып алып булачак. Казан шәһәре халкын һәм кунакларын күргәзмәдә катнашырга чакырабыз», — дип белдерде Талия Миңнуллина.

«Russia Halal Expo» күргәзмәсендә кайбер мастер-класслар, сессияләр бушлай программада каралган. Шулай ук, мода күрсәтү һәм тагын берничә чара бушлай программада. Күргәзмәгә килү өчен бары тик KazanSummit-2021 сайтында теркәлергә кирәк.