“Русполимет” һәм “Вектрон” компанияләре Татарстанда яңа производстволарын ачарга ниятли

Әлеге компания вәкилләре бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуда сөйләде

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). “Русполимет” ААҖ арматура һәм металл пластлар җитештерү буенча завод төзергә ниятли. Проектның беренче этабының бәясе 6 млрд. сум тирәсе. Компания вәкиле Александр Галашин бу ниятне бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов белән очрашуда җиткерде.
Очрашуда катнашкан “Вектрон” компаниясе вәкиле Дмитрий Ивановның да үз тәкъдиме бар иде. Ул цинкланган табаклар (листы) производствосын эшләтеп җибәрү перспективалары турында сөйләде. Әлеге проект якынча 25 млн. доллар белән бәяләнә. Ул елына 100 мең тонна продукция җитештерергә сәләтле булачак. “Алабуга” сәнәгать мәйданы территориясе әлеге производстволарны урнаштыру вариантларының берсе буларак карала.