Экспертлар россиялеләрнең яңа пенсия яшенә кадәр яшәү мөмкинлеген бәяләгән

Демография институты ир-атларның 17,4 проценты, хатын-кызларның 6,5 проценты пенсиягә кадәр яши алмаячак дип белдергән.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”) 65 һәм 63 пенсия яшенә җитәчәк беренче буын россиялеләрдән ир-атларның 17,4 проценты, хатын-кызларның 6,5 проценты пенсиягә кадәр яши алмаячак. Бу хакта РБК Югары икътисад мәктәбенең Демография институты хисапларына сылтама белән җиткерә.

Хөкүмәт тәкъдим иткән күчеш чоры барышында пенсиягә чыгачак ир-атларның пенсия яшенә кадәр яшәү фаразы 82дән 96 процентка кадәр. Хатын-кызлар өчен әлеге күрсәткеч - 93-99 процент дәрәҗәсендә.

Әлеге исәпләүләр РБК өчен Югары икътисад мәктәбенең Демография институты тарафыннан әзерләнгән. Алар Human Mortality Database һәм үлем үзгәрешләре буенча Дәүләт федераль статистика хезмәте фаразлары салынган база мәгълүматларына нигезләнгән.