“Татспиртпром”ның устав капиталы 5 процентка кадәр арттырылачак

“Татспиртпром”ның устав капиталы 5 процентка кадәр арттырылачак

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Тимур Циунчук). Россиянең иң эре тауар җитештерүчеләренең берсе – Татспиртпром” ААҖнең устав капиталы 4,7 процентка артачак – моңа 1 мең сумлык гадәти акцияләрне өстәмә рәвештә 77,85 мең данә чыгару юлы белән ирешәчәкләр. Мондый корпоратив эшчәнлек нәтиҗәсендә устав капиталы 1 миллиард 742 миллион 302 мең сумга җитәчәк.

“Интерфакс-Поволжье” агентлыгы хәбәр иткәнчә, өстәмә рәвештә чыгарылган акцияләр компаниянең 100 процент акцияләренә ия булган республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы номиналы буенча сатып алыначак. Хәзерге вакытта “Татспиртпром” өстәмә акцияләрне Россия финанс базары буенча Федераль хезмәтендә теркәү өчен әзерли. Исегезгә төшерәбез, “Татспиртпром” ААҖ 2004 елның декабрендә, дәүләт предприятиеләрен реформалаштыру программасына бәйле рәвештә, шул исемдәге Дәүләт унитар предприятиесен хосусыйлаштыру юлы белән Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан тормышка оештырылган иде.