Петербург укучысы Азамат Зарипов Татарстан икътисады буенча реферат яклады

Автор эше Татарстан Республикасы икътисады проблемалары һәм аны чишү юллары, дип атала
(Санкт-Петербург, 27 май, “Татар-информ” Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербургның 162нче мәктәбе укучысы Азамат Зарипов Татарстан икътисады буенча реферат язды.
Х сыйныф укучысы үз алдына республиканың хәзерге икътисадый торышын һәм аның үсеш юлларын ачыклауны максат итеп куйган. Хәзерге чорда бу көнүзәк тема. Азамат икътисадый киеренкелек чорында республикада табигый, хезмәт, капитал, малтабарлык һәм фәнни мөмкинлекләрне берләштерү буенча алып барылган эшләрне җитди өйрәнгән. Ул халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен табигый ягулык-энергетика мөмкинлекләрен тулысынча файдалану мөһим дигән фикерне ассызыклый. Тирә-як мохит чисталыгын саклау максатында халык арасында экологик белемне пропагандалауга да, башка өлкәләргә дә игътибар бирелгән рефератта. Теманы яктырту өчен РФ дәүләт статистикасы, вакытлы матбугат, интернеттагы рәсми сайтлар, уку әдәбияты файдаланылган. Яшүсмернең авторлык рефераты югары бәя алды.