Металл ватыклары, калдыклары әйләнешендә закон бозу очраклары хакында утырыш булды

Видеоконференция режимында барган әлеге чара ТР Икътисад министрлыгында үткәрелде

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Икътисад министрлыгында төсле һәм кара металл ватыклары, аларның калдыклары әйләнешен җинаятьчелектән азат итү темасы буенча утырыш булды.

Республиканың шәһәр һәм районнары белән берлектә видеоконференция режимында ТР икътисад министры урынбасары Рашат Фәттахов рәислегендә барган әлеге чарада ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәнәгать бүлеге җитәкчесе урынбасары Илшат Ханнанов та катнашты.

Анда ТР буенча эчке эшләр министрының икътисади һәм салым җинаятьләре буенча урынбасары Рафаил Гыйльманов ТР буенча Россия технологик күзәтчелегенең (Ростехнадзор) идарәсенең төсле һәм кара металл ватыклары һәм калдыклары әйләнешен контрольда тоту юнәлешендә эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Шул ук оешманың  ТР буенча технологик һәм экологик күзәтчелек идарәсе химия, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгатенә куркыныч җитештерү объектларын проектлауга һәм алар өчен җиһазлар эшләп чыгаруга күзәтчелек итү буенча төбәкара бүлеге баш дәүләт инспекторы Константин Арсентьев  Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе тикшерергә тиешле төсле һәм кара металл әзерләү эшчәнлеге белән шөгыльләнгән оешмаларның салымга кагылышлы законнарның үтәлешен яктыртырга тиеш иде. Ләкин ул, узган елдагыдан әллә ни үзгәрешләр юк, сәнәгатьтә җитештерү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен  бозу очраклары бар, аеруча металл эретүдә, әмма төгәл мәгълүматларны территориаль идарәләр тоткарлый, дию белән генә чикләнде.

Россия технологик күзәтчелек идарәсенең радиацион куркынычсызлыгын күзәтчелек итү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Исмәгыйлев сүзләренчә, быел план буенча 8 юридик зат тикшерелгән, санитар таләпләр буенча закон бозу очраклары беленмәгән, гомумән, Роспотребнадзорның Татарстан буенча http://www.rospotrebnadzor-rt.ru/ рәсми сайтында металл кабул итү буенча закон нигезендә эшли торган пунктлар буенча мәгълүматлар урнаштырылып тора. 

Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең контроль-касса аппаратын куллану һәм оператив контрольда тоту бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мәхмүтов исә металл кабул итү пунктлары тарафыннан салым түләү буенча эшнең торышы хакында белешмә бирде. Җыеп кына әйткәндә, утырышта сүз Татарстанда төсле һәм кара металл ватыкларын, калдыкларын җыю буенча закон бозу очраклары, лицензиясез генә яшерен металл кабул итү буенча административ җаваплылыкка тартылучылар, шушы эшчәнлек белән шөгыльләнгәннәрнең салым түләү буенча хилафлыклары хакында барды. Район һәм шәһәрләрдән исә нинди дә булса сорау яки тәкъдимнәр белән чыгучы булмады.