“Казан органик синтез”ның хәле Хөкүмәт комиссиясе утырышында тикшерелергә мөмкин

Россия икътисады үсешенең тотрыклылыгын күтәрү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы июнь аенда узачак
(Казан, 27 май, “Татар-информ”). “Казан органик синтез” ААҖ агымдагы эшчәнлеге Россия икътисады үсешенең тотрыклылыгын күтәрү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында каралырга мөмкин. Акционерлык җәмгыятенең директорлар советы әгъзасы, ТР икътисад министры Марат Сафиуллин катнашында Мәскәүдә узган киңәшмәдә предприятиенең финанс-икътисади хәле тикшерелде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Бүген Казан предприятиесендә чишелеш сораучы төп мәсьәлә - гамәлгә ашырылган проектлар буенча кыска һәм урта вакытлы кредитларны реструктурлаштыру, рефинанслау зарурлыгы белән бәйле. Предприятиенең хәзер кредитлар буенча бурычы 29 млрд. сум чамасы. 2009 елның апрелендә Американың Morgan Stanley банкы “Казан органик синтез” белән килешү нигезендә предприятиене савыктыру программасын эшләүгә керешкән иде.

Бүген Россиядә чыгарылучы полиэтиленның 38 процентыннан артыгы “Казан органик синтез”да җитештерелә. Әлеге стратегик предприятиегә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча карар кабул итү өчен, биредәге хәлнең торышы июнь аенда РФ Премьер-министры урынбасары Игорь Шувалов рәислегендә узачак Хөкүмәт комиссиясе утырышында каралырга мөмкин. Аңа әзерлек кысаларында федераль дәүләт структуралары белән актив хезмәттәшлек бара. Алар утырышка кадәр Татарстан предприятиесе буенча үз бәяләмәләрен Хөкүмәт комиссиясенә тәкъдим итәргә тиеш.